Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый!
Бу көн барыбыз өчен дә язның килүен һәм табигатьнең яшәрүен, ә алар белән берлектә киләчәк өчен якты өметләрне символлаштыра. Беренче май – ул үзенең көндәлек тырышлыгы белән икенче көнгә башлангыч биргән, иленең һәм гаиләсенең уңышы һәм иминлеге өчен кайгырткан хезмәтчәннәр бәйрәме. Әлеге бәйрәмне барлык буыннар да – бердәй яратабыз һәм ул туган төбәген яратучыларны, үзенең тырыш хезмәте белән аны мул һәм имин итәргә омтылучыларның барысын да берләштереп тора.
Ихлас күңелдән Сезгә бу көндә яхшы бәйрәм кәефе телибез. Тормышыгызда якты һәм аяз көннәр күбрәк булсын. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм игелек телибез.
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы