Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелеге органнарында теркәлгән тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм машиналарның башка төрләренә техник караулар уздыру графигы нигезендә техник карап чыгу дәвам итә. 2019 елның 26 апрелендә "Татавтодор" АҖ 22 берәмлек күләмендә үз техникасын техник карауга тәкъдим итте. Техниканың әзерләү югары дәрәҗәдә башкарылган. Техник карау уздырганда контроль-диагностика приборлары кулланылды, техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәлү документлары булуга аерым игътибар бирелде.
Техник карау уздыру нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде, ачыкланган ике хокук бозу буенча оешма механигына бетерү вакыты күрсәтелгән күрсәтмә бирелде.
В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.
.jpg)