Актаныш муниципаль районында шәхси затлардагы тракторларны һәм аларга тагылмаларны техник караулар башланды. Техник карау узганда таләпләр җиткерү буенча әзерлек эшләре уздырылды. Район газетасында алдан ук һәр торак пункт буенча техник карау үткәрү графигы турында җиткерелде. Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән техника булу-булмау мәсьәләсендә тикшерү үткәрелде.
25 апрель көнне Такталачык авыл җирлегендә күрсәтмә техник карап чыгу үткәрелде. Әлеге чара буенча видеорепортаж район яңалыкларында, җирле телевидениедә чагылдырылган инде. Бүген Яңа Әлем авыл җирлегендә техник карау уздырылды.
И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.