27 апрельдә идарә аппараты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган "Урман утырту көне" акциясендә катнашты. Идарә хезмәткәрләре өчен акциядә катнашу инде игелекле традициягә әверелде, белгечләр Биектау муниципаль районы территориясендә, Дачное поселогы янәшәсендә ылыслы токым агачларын утыртты, йөз илледән артык үсенте утыртылды. Акциянең максаты – республиканың урман ресурсларын арттыру, экологик хәлне яхшырту, шулай ук гражданнарда Россия урманнарына сакчыл караш тәрбияләү һәм җәмгыятьнең игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү.