Г.Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында студентларның эш практикасы уза

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Республика хуҗалыкларына эш практикасына җибәрелә торган студентларның билгеле бер өлеше чәчү чорында тракторларда эшләү өчен җәлеп ителә, туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда, транспорт эшләрендә катнаша, кирәкле тәҗрибә һәм квалификация туплый. Нәкъ менә алар өчен 27 апрель көнне Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында алга таба, эш практикасына юллар алдыннан, вакытлы таныклык бирү буенча имтиханнар кабул ителде. Җиде кеше теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырды һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына ике айга кадәр "С" категорияле вакытлыча таныклык алачак.

 

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International