"Мамадыш ПК" ДАҺБУдә имтиханнар узды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 25 апрелендә "Мамадыш ПК" ДАҺБУдә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан узды.
Механизаторларга таныклыклар бирү кагыйдәләре аңлатылды, 2018 елда Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясалды. Имтихан бирүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләре, "В", "C", "Е" Һәм "F" категорияләрендәге тракторларны һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү һәм куркынычсыз эксплуатацияләү буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханнарның теоретик өлешен уңышлы тапшырган укучылар имтиханның практик өлешендә тракторларга идарә итү күнекмәләрен күрсәтте. Имтиханнарда 36 укучы арасыннан 28е катнашты, шуларның 28е имтиханнарда: беренче тапкырдан ук "B", "C", "E", "F" категорияләренә сынауны уңышлы тапшырды – 22 кеше, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак һәм район хуҗалыклары кырларында җитештерү практикасы узачак. Кабат имтиханнар 7 көннән соң узачак.


Илнур Сафин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International