Агымдагы елның 25 апрелендә, расланган график нигезендә, Яшел Үзән шәһәренең "Серго исемендәге завод ҖБ" АҖ базасында техник карау уздырылды. Теркәлгән 25 берәмлек техника арасыннан техник карауга 16 трактор һәм 5 трактор арбасы тәкъдим ителде. Тикшерелгәннәр арасыннан бер тракторда тышкы ут приборларының төзек булмавы ачыкланды. Техник карау нәтиҗәләре буенча 20 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде, ә тикшерүне узмаганнарына техник карау актлары төзелде. Кагыйдә буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы кабат техник карауга тапшырырга кирәк.
Хәзерге вакытта график нигезендә техник карау Яшел Үзән муниципаль районының сәнәгать предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә үткәрелә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.