"Татавтодор" ААҖ Аксубай филиалында өйрәтүле семинар булды

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2019 елның 2 мартында "Татавтодор" ААҖ Аксубай филиалы базасында укыту семинары булды. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы И.М.Бикмөхәммәтов тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алмаштыру һәм бирү, еллык техкарау уздыру тәртибенә, куркынычсызлык техникасына һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексындагы үзгәрешләргә, яңалыкларга кагылышлы доклад белән чыгыш ясады.  Шулай ук ел саен уздырыла торган семинарлар тракторчы-машина йөртүчеләргә машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү өлкәсендәге белемнәрне яңартырга булыша. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

И.М.Бикмөхәммәтов – Аксубай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International