2 март көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында В, С, D категориясе буенча коммерция төркемендә имтихан кабул ителде. 17 кешедән 16сы теория өлешен уңышлы тапшырды һәм гамәли сынауга кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Сынауның гамәли өлеше Т-25, МТЗ-82 һәм К-701 тракторларында кабул ителде.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.