2019 елның 1 мартында "Кар чанасы-2019" профилактика операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы тарафыннан рейд уздырылды. Патруль чорында барлыгы 5 үзйөрешле машина тикшерелде. Үзйөрешле машина хуҗаларының күпчелегендә теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклыклар һәм әлеге төр техниканы йөртүгә тиешле категория таныклыклары бар. "Кар чанасы-2019" операциясе ахырына кадәр тагын берничә рейд планлаштырылган.
Рамил Зарафетдинов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.