2019 елның 24 февралендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан районы бүлеге тарафыннан Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ТР буенча балык күзәтчелеге, Росгвардия хезмәткәрләре катнашында Идел елгасы акваториясендә рейд оештырылды. Рейдларны уздыру вакытында теркәлү кагыйдәләренә, техник карауны вакытында уздыруга, тиешле категория белән таныклык булуына махсус игътибар бирелә. Тикшерү барышында 11 берәмлек кар чанасы каралды, аларның 3 берәмлеге буенча 9.3 статья нигезендә карарлар чыгарылды.
Дмитрий Сибгатуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)