Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эшкуарларның хокукларын яклау буенча ведомствоара эш төркеме утырышында катнашты

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

27 февраль көнне Татарстан Республикасы Прокуратурасында Эшкуарларның хокукларын яклау буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды. Утырыш республика прокуроры урынбасары Марат Долгов рәислегендә узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, эшкуарларның хокукларын яклау буенча ведомствоара эш төркеме әгъзалары, республика прокуратура аппараты хезмәткәрләре, контрольдә тотучы органнарның вәкилләре катнашты. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов та катнашты.

Утырышта контроль-күзәтчелек эшен гамәлгә ашырганда эшкуарларның хокукларын саклау мәсьәләләре каралды, шулай ук әлеге юнәлештәге эшне камилләштерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International