Питрәч муниципаль районының "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖдә техника каралды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елга "Үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру графигы" нигезендә Питрәч муниципаль районының "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ 2019 елның 26 февралендә үз техникасын тикшерүгә чыгарды.

Әзерлек линейкасына 46 трактор һәм тагылма бастырып куелган иде. Техник карау контроль-диагностика җайланмаларыннан – төтен һәм люфт үлчәгечләрдән файдаланып уздырылды. Техник карау нәтиҗәсендә, техниканы әзерләү буенча ачыкланган җитешсезлекләр өчен вазыйфаи затка күрсәтмә бирелде, тикшерү узмаган техника буенча ТК актлары төзелде, ә техник карауны уңышлы узган техника буенча "ТК узу турында таныклык"лар бирелде. Механизаторлар белән тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырылды.

В.В Максимов - ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International