ТР авыл хуҗалыгы министры алда торган чәчүлек чорына республикадагы авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында җиткерде

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булып узган киңәшмәдә бүген ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов АСК предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм авыл хуҗалыгында техниканы иминлекле файдалануның техник торышы турында җиткерде. 

Видеоконференция элемтәсе рәвешендәге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, соңгы елларда күрелә торган чаралар нәтиҗәсендә Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эштә җәрәхәт алу күрсәткеченең кимүендә уңай динамика бар. Ләкин барыбер дә үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары күзәтелә. 2018 елда шундый ике очрак теркәлгән.

Узган елда республиканың авыл хуҗалыгында барлыгы 53 һөнәри авыру очрагы теркәлгән, алардан 20се машина белән сыер савучы операторларга туры килә.

2018 елда авыл хуҗалыгы формированиеләренең хезмәт сагына тоткан чыгымнары 358 млн сум тәшкил иткән. Уртача алганда, бер хезмәткәргә 5 мең сум туры килә. Марат Әхмәтов искәртеп узганча, предприятиеләр әлеге чыгымнарның 20%ын Социаль иминиятләштерү фондыннан кайтара ала.

Агросәнәгать комплексындагы инженер-техник персонал эшенә килгәндә, ул Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте белән тыгыз  бәйләнгән, аның территориаль органнары барлык муниципаль районнарда эшли. ТР авыл хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, бер инженер-инспекторга уртача туры килгән басым, норматив 800-1000 машина булганда, 1780 берәмлек тирәсе туры килә.

Бүгенге көндә республикада 85 мең берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма теркәлгән һәм исәптә тора, шуларның 22%ы авыл хуҗалыгында җитештерүчеләргә беркетелгән – 19 мең берәмлек тирәсе. Техниканың яртысы диярлек, 38 мең берәмлеге, хосусый хуҗаларда.

"Үзйөрешле машиналарны иминлекле файдалану үз вакытында һәм сыйфатлы итеп техкарау уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла. 2018 елда АСК буенча техник карауга 12 мең берәмлек машина күрсәтелде, ул гомуми күләмнең 80%ын тәшкил итә. Шулардан 11,5 меңе эксплуатацияләүгә рөхсәт алды", – дип хәбәр итте министр.

Ул киләсе чәчүлек чорында авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 11 мең трактор булуы турында да әйтеп узды, ләкин бу күрсәткеч норматив ихтыяҗның нибары 60%ын гына каплый. Шул ук вакытта хосусый хуҗаларда 13 меңгә якын трактор, шулай ук бөртек җыя торган 500дән артык һәм терлек азыгы җыя торган 100 якын комбайн бар.

"Хосусый милекчеләрдә булган техника – ул бик зур резерв. Аларны кыр эшләренә активрак җәлеп итәргә кирәк. Алар өчен бу өстәмә акча эшләү булачак. Техниканы арендага алу – яхшы практика. Бу, үзеңә машина сатып алып, карап тотуга караганда, күпкә яхшырак", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышның тулы тексты: http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1769830.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International