Ватанны яклаучылар көне белән!

2019 елның 22 феврале, җомга

Хөрмәтле коллегалар!

23 нче февраль – Ватанны яклаучылар көне белән ихлас котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз!

23 нче февраль Россиянең Хәрби шөһрәт көне статусын йөртә. Һәрвакытта да Ватанны яклау һәрбер ир-атның мактаулы бурычы һәм изге намус эше булып килде. Шуңа күрә дә Ватанны яклаучылар көне үз иленең, үзенең кече һәм зур Ватаны өчен патриот булган һәммә кешенең бәйрәм көненә әверелде.

Безнең җәмгыятьтә Ватанны яклаучылар көне чын ирләр бәйрәме дигән рәсми булмаган статуста йөри. Һәм мин сезгә һәрвакытта да әлеге исемгә лаек булуыгызны – үз өстегезгә җаваплылык алып, Ватан каршындагы бурычыгызга һәм әйткән сүзегез өчен тугры калуыгызны телим.

Сәламәтлек сезгә, эшегездә уңышлар һәм гаилә иминлеге насыйп булсын.

Бәйрәм белән! Ватанны яклаучылар көне белән!

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы                                         Р.Р.Зыятдинов 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International