2019 елның 20 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районының Рус Әшнәге авылында шәхси хуҗалардагы кар чаналарына төркемле техник карау уздырылды. 6 кар чанасы күрсәтелде. Техник карау барышында машиналарның техник торышына һәм "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булуына махсус игътибар бирелде. Техник карау уздырылганнан соң техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды. Кар чаналарының барысы да техник карауны уңышлы узды һәм техник карау таныклыкларын алачак.
Техник карауны дустанә рәвештә һәм ел саен узуларына бәйле рәвештә, Рус Әшнәге авылы халкын аеруча билгеләп узасы килә.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.