Яр Чаллы шәһәренең "КамаТрансСервис" ҖЧҖ укыту үзәгендә имтихан булды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 февралендә "КамаТрансСервис" ҖЧҖ укыту үзәгендә "Д" категориясе буенча үзйөрешле техника йөртү хокукына дәүләт имтиханы булды, сынауны тапшырган кандидатлар тиешле категорияләр буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.

Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 10 кеше кертелде.  Алардан 9 кандидат имтиханны уңышлы тапшырды. Сынауны тапшырмаучылар өчен имтиханны кимендә 7 көннән соң яңадан биреп карау мөмкин булачак.

 

М.Р. Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы ш. һәм Тукай муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International