20 февраль көнне, расланган график нигезендә, "Тетюшский" ЮРТУ үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карауга 12 берәмлек техника китерелгән иде. Алардан 9 берәмлек техник карауны уңышлы узды. 3 берәмлеккә тышкы яктырту җиһазларының, тавыш бирүче сигналның төзексез булуы өлешендә техник карау актлары төзелде. Ике күрсәтмә бирелде. График буенча техник карау дәвам итә һәм район оешмаларында һәм авыл җирлекләрендә уздырыла.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш ш. һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.