2019 елның 18 февралендә "Светофор" автомәктәбе" ҖЧҖ базасында "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. Сынау тапшырырга килгән 17 студентның барысы да имтиханга кертелде.
Ахыргы имтиханга теорияне һәм гамәли өлешләрне элегрәк уңышлы тапшырган 15 укучы килде. Сынау уздырылганнан соң укучылар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча өстәмә әңгәмә уздырылды.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.