"Балык Бистәсе агротехника техникумы" ДАҺББ учреждениесендә имтиханнар узды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 16 гыйнварында "Балык Бистәсе агротехника техникумы" ДАҺББ учреждениесендә "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алуга имтиханнар узды. Килгән 13 студентның 13се дә имтиханга кертелде, алардан 7 кеше сынауны уңышлы тапшырды.

    Имтихан узгач укучылар белән төрле юлдан йөрүче моточараларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча өстәмә әңгәмә уздырылды.

 Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International