2019 елның 13 гыйнварында Әлки районында Хакимият башлыгы призына кышкы балыкчылык буенча чемпионат булды.
Ярышларда район башлыгы А.Ф.Никошин, башкарма комитет рәисе вазыйфаларын башкаручы С.Н.Балакирев, авыл җирлекләре башлыклары һәм уенчылар катнашты.
Ярышлар тәмамлангач кыйммәтле бүләкләр тапшырылды һәм дә инде уха, кайнар чәй әзерләнде, музыка уйнады. Барысына да бик ошады. Иң тәҗрибәле балыкчыга 72 яшь иде.