"Саба аграр көллияте" ДАҺББ учреждениесендә имтиханнар узды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

28 декабрь көнне "Саба аграр көллияте" ДАҺББ учреждениесендә ТР Саба муниципаль районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан "В", "С" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтихан уздырылды. Сынауны "К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты" ДБМУ кадетлары тапшырды. 11 кандидаттан сынауга барлыгы 9 кеше кертелде, алар имтиханны уңышлы тапшырды һәм тиздән тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын алачаклар.

Харисов Рөстәм Раиф улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International