Кукмара аграр көллиятендә имтиханнар узды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 28 декабрендә Кукмара аграр көллияте базасында, 2018 елның 29 декабрендә Кукмараның ДОСААФ автомәктәбе базасында "ВСE", "DF", "А1" рөхсәт категорияләре буенча үзйөрешле машина йөртү хокукына имтиханнар узды. Сынауга 36 кеше кертелде, алардан 30 кеше имтиханны уңышлы тапшырды, кабат тапшырыла торган сынау 2018 елның 10 гыйнварына билгеләнде, имтиханны уңышлы тапшыручылар исә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак. "F" категориясе (комбайн йөртү) буенча имтихан тапшыруның гамәли өлеше җәйге чорга кичектерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International