Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән ихлас тәбрик итәм!
Календарь саннары янә үзгәрә, әмма ләкин 2019 елда да, киләсе бик күп еллар дәвамында да безнең үзара аңлашып хезмәттәшлек итү һәм бердәм булуга юнәлдерелгән максатлар үзгәрмичә калыр. Яңа ел көткәндә без сәгать укларын гына тикшереп калмыйча, үзебезнең ниятләрне дә, планнарны да барлыйбыз, республикабыз язмышында алга таба да катнашу теләге һәм аның үсешенә ярдәм итәргә омтылу турында уйланабыз.
Киләсе Яңа ел Сезнең күңел түрендәге иң зур хыялларыгызны тормышка ашырсын, яңа казанышлар алып килсен һәм якты, бәхетле көннәрне мөмкин булганча күбрәк бүләк итсен. Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!
Р.Р.Зыятдинов,
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы