Мамадыш муниципаль районы территориясендә, шулай ук Нократ һәм Кама елгаларында ел саен уздырыла торган “Кар чанасы” кисәтү операциясе чаралары гамәлгә ашырылды. Урынга чыгып уздырылган рейдлар барышында 12 берәмлектән артык үзйөрешле машина – кар чанасы тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. нигезендә хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. Әлеге фактлар административ эшләргә теркәү өчен фотоаппаратурага теркәлде.
Илнур Сафин – Татарстан Республикасы Мамадыш ш. һәм Мамадыш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
.jpg)