2018 елның 6 декабрендә Ютазы районының "Таң" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында техниканы кышка саклауга кую йомгаклары, тракторларны һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау барышы буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.А.Шәфыйгуллин, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы А.М. Мәхмүтов, хуҗалыклардагы җитәкчеләр һәм инженерлар, КФХ башлыклары катнашты. Шулай ук тракторларны, башка үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре дә күтәрелде. Әлеге мәсьәлә буенча Ютазы районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Н.Н.Рәкыйпов чыгыш ясады.