3 декабрьдә "Бөгелмә аграр көллияте" ДАҺББ учреждениесендә "АI","В", "C", "D", "Е","F" категорияләре буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына имтиханнар узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу өчен сынау тапшыруга 17 кеше кертелде. Алардан теория һәм гамәл өлешен 10 укучы уңышлы тапшырды. Килмәгәннәр һәм сынауны тапшырмаганнар өчен имтиханны 7 көннән соң яңадан тапшыру мөмкинлеге бар. Сынауны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.