Кама Тамагы муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышка озак вакытлы саклауга куюны тикшерү

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрьдә районда техниканы дәвамлы саклауга кую, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыру, шулай ук техниканы 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү барышы тикшерелде. Комиссия эшендә "Татагролизинг" АҖ, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге вәкилләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Тикшерү нәтиҗәсендә 1 нче урынны "Нармока" ҖЧҖнең 1 нче филиалы, 2 нче урынны 2 нче филиалы алды.

 

Хәмит Гайнуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International