Баулы муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча АСК оешмалары арасында конкурс узды

2018 елның 16 ноябре, җомга

2018 елның 13 ноябрендә Баулы муниципаль районында техниканы кышка саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча АСК оешмалары арасында конкурс узды.

ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.Р.Хәбипов рәислегендәге, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ф.Ф.Кыямов, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы А.М.Талипов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО башлыгы Н.М.Галиуллин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең АСК инженер-техник тәэминат бүлегенең әйдәп баручы белгече Ришат Насыйров составындагы комиссия техниканы кышка саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү эшен, АСК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтүгә әзерлекне тикшерде. Конкурста "Кызыл Яр" ҖЧҖ, "Берлек" ҖЧҖ, "Николашкино" ҖЧҖ, "Исламгалиевлар" КФХ, "Бәкер" КФХ, "Миңнуллин" КФХ катнашты. "Миңнуллин" КФХ, "Берлек" ҖЧҖ, "Исламгалиевлар" КФХ хуҗалыклары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

А.М. Талипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы ш. һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International