2018 елның 14 ноябрендә техниканы кышка саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонтка әзерләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән конкурс уздыру кысаларында, "ЦАС Татарский" ФДБУ директоры А.А.Локманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы белгече И.Г.Гарипов, Алабуга муниципаль районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Л.Ф.Нургаянов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре һәм Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы составындагы комиссия Алабуга районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздырды.
Конкурс йомгаклары буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде һәм беренче урынны "Новый Юраш" а/ф ЯАҖ хуҗалыгына бирде, икенче урында – "Яшь көч" а/ф ҖЧҖ.
М.М.Шиһапов – Алабуга ш. һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.