2018 елның 15 октябрендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы инженер-техник тәэминат бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Д.Г.Гатауллин, механикалаштыру буенча ПМО консультанты Ф.Г.Йосыпов, Әгерҗе ш. һәм ӘМР буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.М.Гыймазов, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм инженерлары катнашындагы комиссия Әгерҗе районында техниканы саклауга кую һәм ремонт эшләрен уздыру эшен тикшерде. Тулаем алганда, саклауга кую торышы яхшы, шулай ук ремонт эшләре дә алып барыла. Ләкин җитешсезлекләр дә бар. Хуҗалыкларның җитәкчеләренә ачыкланган тайпылышларга күрсәтелде һәм аларны бетерү өчен атналык срок билгеләнде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе ш. һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.