2018 елның 13 ноябрендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2018 ел, 1 ноябрь, №259/2 боерыгы нигезендә, авыл хуҗалыгы техникасын саклауны һәм саклауга куюны сыйфатлы әзерләүне, аларны 2019 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыруны тәэмин итү максатларында, агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышка саклауга кую һәм МТП ремонтка әзерләү буенча конкурс узды. "Агросила-групп" ЯАҖ механикалаштыру бүлеге башлыгы Ф.С.Хәкимов, Зәй муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Зәй районы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы – баш дәүләт инженеры В.Г.Гончаров составындагы комиссия авыл хуҗалыгы техникасын кышка саклауга кую һәм ремонт барышы белән танышты. Нәтиҗәдә "Зәй шикәре" а/ф ҖЧҖ - 1 нче, "Зәй" а/ф - 2 нче, "Восток" а/ф ҖЧҖ 3 нче урынны алды.
В.Г.Гончаров – Зәй ш. дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.