Татарстан Республикасы башкаласында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

 Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнашты.

Чара Казанның "Корстон" кунакханәле сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды, биредә республиканың авыл хуҗалыгы тармакларыннан белгечләр – игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, алдынгы районнарның җитәкчеләре, иң яхшы белгечләр, тармак ветераннары җыелды.

 Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен аларның һөнәри бәйрәме белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов болай диде: авыл халкы Татарстанның терәге булып тора, ул алга таба республика хакимиятләреннән ярдәм алачак.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай ук аграрчыларны тәбрик итте: "Ихлас күңелдән безнең уртак бәйрәм белән, авылча яшәү рәвеше белән котлыйм!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International