Ял көннәрендә балык тотарга яратучыларның күбесе күрше төбәкләрдән Татар Ямалы авылы янәшәсендәге Түбән Кама сусаклагычы акваториясенә җыела. Иксез-чиксез боз өслеге шулай ук экстремаль тизлек яратучыларның яраткан урыны булып тора. Шул ук вакытта кардан йөрүче моточара хуҗаларының барысы да транспорт белән эш иткәндә элементар кагыйдәләрне үтәргә ашыкмыйлар.
27 гыйнвар көнне ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан, Балык күзәтчелеге инспекторы һәм опервәкаләтле участок вәкиле белән берлектә, Татар Ямалы авыл җирлеге территориясендә кардан йөрүче техника белән эш итүне тикшерүгә багышланган уртак рейд уздырылды. Нигездә авыл халкы аерым җыелган, кулдан ясалган моточарларга өстенлек бирә. Әлеге категория техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүгә кагылышлы таләпләрне аңлатып, киңәшмә уздырылды. Кулдан ясалган транспортны теркәтү кагыйдәләре, файдаланганда кирәкле документлар турында мәгълүмат җиткерелде.
Кар чаналарын тикшерү буенча да урынга чыгып контроль уздырылды. 14 кар чанасының 4се төрле җитешсезлекләр белән эксплуатацияләнә иде, алар буенча административ йогынты чаралары күрелде.
Шунысы кызык: эксплуатацияләнә торган техниканың барысы да күрше Удмуртия, Башкортостан һәм Пермь төбәкләреннән иде.
Моңа охшаш очрашулар күңелсезлеккә китереп чыгармасын өчен, кардан йөрүче техникадан файдалану буенча барлык кагыйдәләрне дә үтәргә тырышыгыз.
Илдус Хәкимов – ТР Актаныш муниципаль районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы.