Еш бирелә торган сораулар

Элек теркәлмәгән үзйөрешле машинага паспортларны кем бирергә тиеш, нинди документлар кирәк?

Үзйөрешле машиналарга югалган яки яраксызга килгән паспортларның дубликатларын бирү түбәндәгечә башкарыла:

 - җитештерүче предприятиеләр тарафыннан – 1995 елның 1 сентябреннән соң чыгарылган, теркәлмәгән машиналарга;

 - Россия Федерациясе таможня органнары тарафыннан – 2001 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе территориясенә кертелә торган теркәлмәгән машиналарга;

 - дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан – калган барлык очракларда.

Шулай ук хәбәр итәбез, үзйөрешле техниканы теркәү өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:

- гариза;

- техника хуҗасының яисә аның вәкиленең шәхесен таныклаучы документ (гариза биргәндә күрсәтелә),

- техника хуҗасы вәкиле вәкаләтләрен раслаучы документ, әгәр документлар вәкил тарафыннан тапшырылса;

- техникага яки төп компонентларга ия булу һәм алардан файдалану хокукын яисә башка законлы нигезне раслаучы документ;

- утильләштерү җыемын түләү турында тамгалап яисә Россия Федерациясе законнары нигезендә утильләштерү җыемын түләмәү турында тамгалап техника паспорты яки техниканың электрон паспортыннан үзйөрешле машинаның һәм башка төр техниканың электрон паспортлары системасында «гамәлдәге» статусы белән өземтә;

- Россия Федерациясе законнарында мәҗбүри сертификатлаштыру билгеләнгән очракта (мөрәҗәгать итүченең үз ихтыяры белән тапшырылырга мөмкин) ярашлылык турында сертификат яисә декларация күчермәсе;

- транспорт чарасы хуҗасының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы (мөрәҗәгать итүченең үз ихтыяры белән тапшырылырга мөмкин);

- Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда, техниканы вакытлыча кертелгән буларак тәңгәлләштерүче документ;

- дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (түләү йөкләмәсе) (мөрәҗәгать итүченең үз ихтыяры белән тапшырылырга мөмкин).

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International