«Татнефтедор» ҖЧҖнең Азнакай филиалында техник карау уздырылды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 24 апрелендә «Татанефтедор» ҖЧҖнең Азнакай филиалында техник карау узды. Техник тикшерүгә 65 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техкарау барышында тракторларның һәм аларга тагылмаларның имин, авариясез эксплуатациягә техник яктан туры килү-килмәве тикшерелде.  Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән тәэмин ителгән. 

    Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре турында аңлатылды. Техниканың сезонлы эшләрне башкаруга әзерлеге югары дәрәҗәдә билгеләнде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

      Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International