Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы сәнәгать предприятиеләрендә техник тикшерүләр уза

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Техник карау буенча план-график нигезендә бу атнада Актаныш районы сәнәгать предприятиеләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла башлады. Ел саен гамәлгә ашырыла торган техник тикшерүгә «ИТК» ҖЧҖ, «Строймаг» ҖЧҖ һәм «Актаныш технология техникумы» ГАҺБУ техникасы тәкъдим ителде. Куркынычсыз эксплуатацияне тәэмин итү буенча барлык таләпләр дә үтәлгән. Имтиханнарны үткәрүнең практик этабына җәлеп ителгән тракторларга аерым игътибар бирелде. Техник тикшерүләр тәмамлангач, профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

   Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International