Азык-төлек программасы АСК «Тәкәнеш» бүлекчәсендә еллык техник карау уздырылды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Быелның 15 апрелендә Азык-төлек программасы АСК «Тәкәнеш» бүлекчәсендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә барлыгы 49 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. 

Техник карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның куркынычсыз, авариясез эксплуатациягә техник туры килүе тикшерелде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. Механизаторлар белән куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, производстводагы бәхетсезлек очракларын анализлау буенча әңгәмә үткәрелде.

 

    Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International