Кайбыч муниципаль районындагы «Татавтодор» җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

2024 елның 18 мартында «Татавтодор» АҖнең Апас филиалы Кайбыч участогында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 10 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү барышында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләүгә туры килү һәм ут сүндергеч, дару кирәк-яраклары белән комплектлау, шулай ук яктылык приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыклар аккан урыннарның булу-булмавы тикшерелде.

Техник карау йомгаклары буенча 8 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде, ике берәмлек буенча техник карау акты төзелде.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International