Мотоблок – ул транспорт чарасымы-юкмы?

2020 елның 30 октябре, җомга

Юл йөрү кагыйдәләре буенча мотоблок нәрсә ул?

Мотоблок – ул транспорт чарасымы-юкмы?

Әгәр завод чыгарган күрсәтмәдән карасак, мотоблокның гомуми файдаланудагы юллардан йөрү өчен билгеләнмәгән техника булуы турында күрербез.

Моннан тыш, мотоблоклар ЮХИДИ хезмәтләре тарафыннан да теркәүгә алынмый, аларны билгеләнеше буенча файдалану өчен ТС белән идарә итү хокукына машина йөртү таныклыгы алу таләп ителми.

Үз чиратында, юл йөрү кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә, транспорт чарасы – юлларда кешеләрне, йөкләрне яки анда урнаштырылган җайланмаларны алып бару өчен билгеләнгән җайланма.

Әгәр җитди яктан фикер йөртсәк, мотоблок, тулаем алганда, әлеге билгеләмәгә туры килә, чөнки, иң азы дигәндә дә, ул ТС караган таләпләрнең берсенә туры килә – йөкләрне ташый. Әгәр аның ярдәмендә бакчада җир сөрү турында сүз бара икән, ул вакытта әлеге техниканы транспорт чарасы сыйфатында карарга ярамый, чөнки ул юл хәрәкәтендә катнашмый булып чыга.

Мотоблок гомуми файдаланудагы юлга чыккан очракта исә ул автомат рәвештә юл хәрәктендә катнашучы була һәм нәкъ транспорт чарасы буларак каралырга тиеш, мотоблок белән идарә итүче затны җаваплылыкка тарту өлешендә дә.

Мондый якын килү гакылга ярашлы булып тора һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең дә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алу мөмкинлеген бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта практикада, нигездә, нәкъ менә шундый караш бара, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, күпчелек очракта, мотоблоклар буенча конкрет вәзгыятьтән чыгып карар кабул итә.

Шул ук вакытта ЮХИДИ органнарының рәсми позициясе Евразия икътисадый комиссиясенең «Евразия икътисадый берлегенең Тышкы икътисадый эшчәнлек бердәм товар номенклатурасы нигезендә мотоблок (мотокультиватор) классификациясе турында»гы 2019 елның 12 февралендәге 25 номерлы карарына таяна.

Әлеге орган экспертлары исәпләп чыгарганча, тагылмалы мотоблок бер күчәрле тракторга туры килә.

Шикаятьләрне караганда судлар да әлеге документка актив сылтама ясый.

Мотоблок өчен аны йөртү хокукы кирәкме?

Тагылмалы мотоблокта йөртү таныклыгыннан башка кайда йөрергә була? Мотоблок белән асфальтка чыкканда йөртү таныклыгы кирәкме? Бу мәсьәләләр файдалы авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу турында уйланган һәр хуҗаны диярлек кызыксындыра.

Бу сорауларга биреләчәк җаваплар мотоблокның ни рәвешле һәм кайда кулланылуына бәйле. Мөгаен, күбегезнең күргәне бардыр: җанлы трасса буйлап, кырыйдан ташбака тизлеге белән тагылмалы мотоблок бара, ә аның янәшәсендә, берничә сантимер аралык белән диярлек, югары тизлектә машиналар узып китә.

Карала торган мәсьәлә гадәти түгел һәм күп кенә бәхәсләр китереп чыгарса да, хәзерге вакытта шундый практика бар: гомуми файдалану юллары буйлап мотоблокта йөртү таныклыгыннан башка йөрергә ярамый һәм моның киресен эшләгән очракта ЮХИДИ хезмәткәрләре җаваплылыкка тарта.

Мотоблокта нинди юллар буенча йөрергә була?

Сирәк булса да, мотоблок белән гомуми файдалану юлларына чыгу зарурлыгы барлыкка килә, бигрәк тә халык күп яши торган районнарда. Эшче техника хуҗасына ни эшләргә соң?

Иң яхшысы, законны үтәү максатында, гомуми файдаланудагы юллардан мотоблокларны трейлерда яки йөк ташу кузовында алып барырга кирәк.

Әмма, практикада, әлеге техника хуҗалары, җанлы шәһәрара трассаларны да кертеп, бөтен җирдә диярлек гомуми файдаланудагы юлларга чыга.

Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә гомуми файдаланудагы юлда йөртү таныклыгы булмаган килеш мотоблок йөртүчеләрне җаваплылыкка җәлеп итү практикасы бар, аларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.3 һәм 12.7 статьялары буенча чаралар күрелә.

Исерек килеш мотоблокта йөрергә ярыймы?

Әгәр гомуми файдалану юлында исерек килеш мотоблок йөртүче тоткарланса, аңа карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.8 статьясы буенча чаралар күреләчәк. Әгәр анда йөртү таныклыгы булса, ул аннан мәхрүм калып, 30 000 сум күләмендә штраф түләргә мөмкин. Йөртү таныклыгы булмаган килеш, исерек көе мотоблок белән гомуми файдалану юлына чыккан кешеләргә карата 15 тәүлек буенча административ арест кулланылырга мөмкин.

Россиядә исерек мотоблок йөртүчеләрне җаваплылыкка тарту буенча суд тәҗрибәсе бар, һәм ул шактый киң.

Тулырак мәгълүмат белән  https://autopravoved.ru/articles/gde-mozhno-ezdit-na-motobloke-i-nuzhny-li-nego-prava.html сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International