Татарстан Республикасы Дәүләт күзәтчелек идарәсе бүлекләре инженер-инспекторларына ачкычлар тапшырылды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә 18 яңа "Lada Largus" автомобиле ачкычларын тапшырды.

Ачкыч тапшыру тантанасы Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узды.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов үз чыгышында республика һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең матди-техник базасын тәэмин итүдә һәм яңартуда даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

"Сезнең бурыч – бу машиналарны саклау һәм күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, чөнки хезмәтнең максаты – кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау", – диде Радик Зыятдинов, инспекторларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International