Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне

Ел саен, 12 декабрьдә, 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсенә туры китереп, Россия Федерациясе  дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне уза.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә гражданнарны кабул итү эше Казан ш., Федосеев урамы, 36 йорт, 101 офиста урнашкан адрес буенча гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе үз компетенциясе кысаларында түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә:

- кемгә каравына бәйсез рәвештә, файдалану барышында тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка төрле машиналарның һәм аларга тагылмаларның техник торышына (алга таба – үзйөрешле техника) кешеләрнең гомере, сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итү, мөлкәтне, әйләнә-тирәлекне саклау буенча нормативлар нигезендә дәүләт күзәтчелеге (Хәрби Көчләр һәм Россия Федерациясенең башка гаскәрләре машиналарыннан, шулай ук Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт контролендә торучы машиналарның параметрларыннан тыш);

- агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләгәндә кешеләрнең гомере, сәламәтлеге өчен куркынычсызлык тәэмин итү һәм мөлкәтне, әйләнә-тирәлекне саклау өлешендә кагыйдәләр, шулай ук стандартларда, башка норматив документларда регламентлана торган кагыйдәләр үтәлешенә дәүләт күзәтчелеге (Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт контролендәге параметрлардан тыш);

-  агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җайланмаларны техник эксплуатацияләү өлкәсендә эшләр башкаруны һәм хезмәт күрсәтүләрне оештыру һәм сертификацияләү эшләрен оештыру һәм уздыру буенча билгеләнгән тәртип үтәлешенә дәүләт күзәтчелеге;

- агросәнәгать комплексында машиналарны һәм җайланмаларны техник эксплуатацияләү өлкәсендә эшләр башкаруны һәм хезмәт күрсәтүләрне оештыру һәм сертификацияләү эшләрен оештыру һәм уздыру буенча билгеләнгән тәртип үтәлешенә дәүләт күзәтчелеге;

- үзйөрешле техниканы дәүләт теркәвенә алу, шулай ук аңа дәүләт теркәвенә алу тамгалары тапшыру (Хәрби Көчләр һәм Россия Федерациясенең башка гаскәрләре машиналарыннан тыш);

- Дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәүгә алына торган үзйөрешле машиналарга даими рәвештә техник караулар уздыру;

- үзйөрешле техника белән эш итү хокукына имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыклары бирү;

- белем бирү учреждениеләренә тиешле органнарда аккредитацияләүгә һәм күрсәтелгән учреждениеләргә үзйөрешле техника буенча тракторчы-машина йөртүчеләр әзерләү хокукына лицензияләр бирүгә бәйле мәсьәләне карау өчен белем бирү процессының җиһазланыш һәм тәэмин ителеш таләпләренә туры килүе турында таныклыклар бирү;

- хуҗаларының, дәүләт органнарының һәм башка органнарның гаризалары буенча үзйөрешле техниканың техник торышын бәяләү һәм калдык ресурсларын билгеләү;

- үзйөрешле техника һәм җайланма хуҗалырының сатылган яисә төзекләндерелгән техниканың тиешле сыйфатта булмавына кагылышлы дәгъваларын карауда катнашу;

- транспорт чараларын теркәүгә алганда, дәүләт техник карау оештырганда һәм уздырганда транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү буенча Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән йөкләмәнең үзйөрешле техника хуҗалары тарафыннан үтәлүен тикшереп тору.

Кабул итүгә алдан язылу (843) 221-77-85 телефоны буенча гамәлгә ашырыла.

Соңгы яңарту: 17 октябрь 2019, 15:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования