Агымдагы елның 13 ноябрендә, график нигезендә, "Яшел Үзән механика көллияте" ДАҺБУ базасында "В", "С", "Д", "Е" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Конкурста катнашырга теләк белдергән 14 студент арасыннан 11 студент сынауга кертелде. Теоретик һәм практик имтиханнарны беренче тапкырдан ук 8 студент тапшырды, алар укуына карап тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.