Актаныш районы буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техника карау йомгаклары

2019 елның 19 апреле, җомга

Язгы кыр эшләрендә кулланылачак техниканы әзерләүдә әһәмиятле бурычларның берсе булып ремонт производствосын үз вакытында оештыру һәм 10 апрельгә кадәр техкарау графигында билгеләнгән срокларда техник карау уздыру тора.

Хуҗалыкларның барысы да әлеге мәсьәләгә җаваплы караган. Бүгенге көндә тармак буенча 560 берәмлектән артык техникага техник карау уздыру турында таныклык биреп, техник караулар уздырылган.

Бүлек тарафыннан шулай ук гомуми файдаланудагы юллардан габаритсыз техниканың куркынычсыз хәрәкәт итүен оештыру буенча аңлату һәм профилактика эшләре дә уздырыла.

И.М.Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International