Теләче муниципаль районында чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналары саклауга куела

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Теләче муниципаль районында чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю техникасын саклауга куюны контрольдә тоту эшләре дәвам итә, әлеге эш хуҗалыкларга чыгып, кулланылыштагы техниканы тикшерү белән берлектә алып барыла. Быелның 17 октябрендә Теләче районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан Авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО бүлеге белән берлектә "Игенче" ҖЧҖ, "Таң" ҖЧҖ хуҗалыкларында югарыда атап үтелгән тикшерү уздырылды. Хуҗалыкны карау барышында техниканы кышка саклауга кую, агрегатларны ремонтлау һәм киләсе сезондагы кыр эшләренә әзерләү буенча киңәшләр һәм консультацияләр бирелде.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International