Тарифлар

Юридик яктан әһәмиятле гамәлләрне башкарганда дәүләт пошлинасы дәүләт техник күзәтчелеге буенча түләүләр күләме (дәүләт техник күзәтчелек түләүләренең күләме Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 15.11.2023 № 373-5/нпс-2023 карарына ярашлы рәвештә 2023 елның 15 ноябрьдән гамәлгә кертелде, РФ Салым кодексының 333.33 ст. 139-143 п.)

 

1. Үзйөрешле машинаны яки тагылманы теркәтү:

дәүләт пошлинасы:

  • дәүләт теркәвенә алу тамгасы бирү - 1500 сум.
  • теркәүгә алу турында таныклык бирү - 500 сум.
  • паспортка үзгәрешләр кертү - 350 сум.

Дәүләт пошлинасы җәмгысе: 2350 сум;

2. Элегрәк теркәүгә алынган транспорт чараларын аларның килү урыны буенча вакытлыча теркәүгә алу:

дәүләт пошлинасы: 350 сум.

3. Үзйөрешле машинаны һәм тагылманы исәптән төшерү:

дәүләт пошлинасы: кәгазь паспортка үзгәрешләр кертү - 350 сум;

4. Югалганы яки яраксызга чыкканы урынына, теркәүгә алу турында таныклыкны алмаштырып, үзйөрешле машина паспорты бирү:

 дәүләт пошлинасы:

  • паспорт бирү - 800 сум.
  • теркәүгә алу турында таныклык бирү - 500 сум.

Җәмгысе дәүләт пошлинасы: 1300 сум;

5. Югалган яисә яраксызга чыккан теркәүгә алу турында таныклык урынына яңасын бирү:

  дәүләт пошлинасы:

  • теркәүгә алу турында таныклык бирү - 500 сум.
  • паспортка үзгәрешләр кертү - 350 сум.

Җәмгыясе дәүләт пошлинасы: 850 сум.

6. Бушаган номерлы агрегатка таныклык бирү:

 дәүләт пошлинасы: 350 сум.

 7. "Транзит" теркәлү тамгасы бирү:

 дәүләт пошлинасы: 300 сум.

8. Үзйөрешле машинага яки тагылмага техник карау уздыру:

дәүләт пошлинасы:

  • Техник карау уздыру турында таныклык бирү - 400 сум.

Дәүләт техник күзәтчелек түләүләре: 300 сум;

9. Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына, шул исәптән югалганы яисә яраксызга чыкканы урынына, тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы бирү:

дәүләт пошлинасы: 500 сум;

10. Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына вакытлы таныклык бирү:

дәүләт пошлинасы: 500 сум;

11. Тракторчы-машина йөртүчеләр (тракторчылар) әзерләү буенча лицензия алу һәм аккредитацияләү өчен белем бирү йортына таныклыклар бирү:

 дәүләт пошлинасы: 1600 сум.

12. Күзәтчелектәге машиналарның һәм җайланмаларның хуҗаларының сатылган яисә төзекләндерелгән техниканың тиешсез сыйфатына бәйле дәгъваларын карау буенча комиссияләрдә катнашу:

 дәүләт техник күзәтчелек түләүләре: 237 сум.

13. Күзәтчелектәге машиналарның һәм җайланмаларның калдык ресурсларын билгеләү:

 дәүләт техник күзәтчелек түләүләре: 300 сум.

 

Искәрмә:

РФ Салым кодексының 333.35 ст. 3 п. нигезендә, югалган яки яраксызга чыккан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгын бирү өчен дәүләт пошлинасы түбәндәге категориядәге затларга түләнми

  • Сугыш хәрәкәтләре ветераннары ("Ветераннар турында" 12.01.1995 елның №5-ФЗ Федераль законының 3 ст. 1 п. 9 пп. нигезендә)
  • 2014 елның 11 маеннан ДХР Кораллы Көчләре, ЛХР Халык милициясе һәм ДХР һәм ЛХР башка формированиеләре составында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар
  • РФ Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар
  • Махсус хәрби операция районнарына якын урнашкан урыннарда РФ иминлеген тәэмин итү бурычларын үти торган (үтәгән) ФСБ хәрби хезмәткәрләре
  • Махсус хәрби операция районнарына якын урнашкан урыннарда ФСБ органнарына ярдәм күрсәтә торган Росгвардия, РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләре
  • Махсус хәрби операциядә катнашучылар: • Хәрби хезмәткәрләр, Росгвардия һәм Россия ЭЭМ хезмәткәрләре • РФ Кораллы Көчләренә яки Росгвардиягә ирекле ярдәм итү турында контракт төзегән гражданнар • МЧС коткару хәрби формированиеләре хезмәткәрләре • РФ Тикшерү комитеты, янгын сүндерү хезмәте, ФСИН, ФССП хезмәткәрләре • Прокуратура хезмәткәрләре

 Ташлама алу өчен раслаучы документлар тапшырырга кирәк.

Соңгы яңарту: 2025 елның 14 октябре, 13:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International