Күзәтчелек һәм автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алу бүлеге

назад

Бүлекнең вазыйфалары

1. Идарәнең структур бүлекчәләрендә эшне оештыра һәм гамәлгә ашыра, түбәндәге юнәлешләр буенча:

1) файдалану барышында тракторларның, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка төр техниканың һәм аларга тагылмаларның техник торышына алардан файдалану барышында күзәтчелек итү;
2) агросәнәгать комплексында машиналардан һәм җайланмалардан файдалану кагыйдәләренең, күзәтчелеккә тиешле машиналарны һәм җайланмаларны техник эксплуатацияләү өлкәсендә эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне оештыру һәм сертификацияләү буенча билгеләнгән тәртип үтәлешенә күзәтчелек итү; тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка төрле машианаларны һәм аларга тагылмаларны теркәүгә алу;
3) үзйөрешле машиналар белән эш итү хокукына имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машина йөртүче таныклыгы бирү;
4) тиешле органнарда аккредитацияләү һәм үзйөрешле машиналар өчен тракторчы-машина йөртүчеләр әзерләү хокукына лицензияләр бирү мәсьәләсен карау өчен белем бирү учреждениеләренә белем бирү процессының җиһазланыш һәм тәэмин ителеш таләпләренә җавап бирүе турында зарури таныклыклар бирү.

2. Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә юлда йөрү иминлеген, техник куркынычсызлыкны, әйләнә-тирәлекне саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактика чараларын планлаштыруны, оештыруны һәм уздыруны гамәлгә ашыра, шулай ук Тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм башка машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен таләпләрен тормышка ашыра, аларда турыдан-туры катнаша ("Трактор", "Тагылма", "Комбайн", "Кар чанасы" операцияләре).

Кадыйров Рәдис Рафил улы
Күзәтчелек һәм автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алу бүлеге
Кадыйров Рәдис Рафил улы
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
(843) 221-77-89
Email:
Төп киңәшче
Телефон:
(843) 221-77-89
Email:
Гаязов Фәрхәд Әнәс улы
1 разрядлы өлкән белгеч
Телефон:
(843) 273-54-50
Email:
Камалов Фәрит Әбрар улы
I разрядлы өлкән белгеч
Телефон:
(843) 221-77-89
Email:
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International