Үзйөрешле машина сатып алганда аның турында дәүләт исәбендә тору-тормавына, арест салынган булу-булмавына, залогтамы-юкмы икәнлегенә кагылышлы мәгълүматларны белергә буламы?

Тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка төрле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләре нигезендә башкарылган теркәлү гамәлләре турындагы белешмәләр дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан фәкать машиналарның хуҗаларына гына бирелә.

Үзйөрешле машинаның паспортында (ПСМ) машинаны теркәүгә алу, исәптән төшерү турында тиешле язулар бар. Теркәлү гамәлләрен башкаруга чикләмәләр куелган очракта, машина исәптән төшерелә алмый.

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 феврале, 13:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International