Дәүләт техник күзәтчелек органнарында кайсы үзйөрешле машиналар теркәлергә тиеш?

Тракторлар (мотоблоклардан тыш), үзйөрешле юл-төзелеш, мелиоратив, авыл хуҗалыгы машиналары ЮХИДИ теркәлергә тиешле булмаган, двигателенең эчтән янучы эш күләме 50 куб.см артыграк тәшкил иткән башка машиналар, шулай ук әлеге машиналарның номер агрегатлары һәм тагылмалары (ярымтагылмалары) дәүләт техник күзәтчелек органнарында дәүләт теркәвенә алынырга тиеш.

Узышчы автомобильләр һәм мотоцикллар, шулай ук запас өлешләрдән һәм агрегатлардан индивидуаль тәртиптә җыелган автомототранспорт чаралары дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлми.

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 феврале, 13:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International