Тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгын алмаштыру (алу) өчен нинди документлар кирәк?

Тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алмаштыру (алу) тәртибе Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт бирү һәм тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыкларын бирү кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге 796 номерлы карары белән расланган) белән регламентлана (алга таба – Кагыйдәләр).

Кагыйдәләрдән өземтә

15. Тиешле категория буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтихан тапшырырга теләгән зат (алга таба – кандидат) дәүләт техник күзәтчелек органнарына түбәндәгеләрне тапшыра:

·        гариза;

·        паспорт яки шәхес таныклый торган башка документ;

·        медицина белешмәсе;

·        белем алу турында һәм (яки) квалификация турында документ;

·        тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы яки, әгәр элегрәк бирелгән булса, үзйөрешле машина йөртү хокукын бирә торган башка төр таныклык;

·        фотолар, таныклыклар дәүләт техник күзәтчелек органнарында автоматик әзерләнгән очраклардан тыш;

·        йөртү таныклыгы ("A II", "A III" һәм "A IV" категорияләрендәге үзйөрешле машиналарны йөртү хокукын алу өчен – зарури, калган очракларда – булган очракта);

33. Элек алынган тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы урынына алмашка яки әлеге Кагыйдәләрнең 39 һәм 42 пунктларында күрсәтелгән документларга алмашка яңа тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгын бирү, теркәлү булган очракта, яшәү (тору) урыны буенча башкарыла.

34. Тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы 10 елга бирелә. Әлеге срок тәмамланганнан соң ул гамәлдә түгел дип санала һәм әлеге Кагыйдәләрнең 32, 33, 35, 37, 38 һәм 45 пунктларында билгеләнгән тәртиптә алмаштырылырга тиеш. Тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы алмаштырылганда, яңасы 10 елга бирелә.

35. Тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы алмаштырылганда, элек бирелгән тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы алына, ә анда булган рөхсәт, чикләү һәм мәгълүмат тамгалары яңа таныклыкка күчерелә.

36. Башка категория ачылуга бәйле рәвештә яки "тракторчы-машина йөртүче" квалификациясен алуга бәйле рәвештә тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгын алмаштыру әлеге Кагыйдәләрнең 15 - 32, 34, 35 һәм 45 пунктларында каралган тәртиптә башкарыла.

36.1. Булган категорияләр кысаларында квалификация бирелүгә бәйле рәвештә тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгын алмаштыру, әлеге Кагыйдәләрнең 36 пунктында каралган очрактан тыш, имтиханнар тапшырмыйча, әлеге Кагыйдәләрнең 32-35, 37, 38 һәм 45 пунктларында каралган тәртиптә, квалификация бирелүне раслый торган документ тапшырылганнан соң гамәлгә ашырыла.

37. Тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыкларын һәм үзйөрешле машиналар йөртү хокукын бирә торган башка таныклыкларны алмаштыру өчен дәүләт техник күзәтчелек органнарына әлеге Кагыйдәләрнең 15 пунктында күрсәтелгән документлар (алмаштырыла торган таныклык бирелгәндә тапшырылган белем алу һәм (яки) квалификация турындагы документтан тыш), шулай ук индивидуаль карточка яки үзйөрешле машиналар йөртү хокукына таныклык бирелүен раслаучы башка документ тапшырыла.

Элегрәк бирелгән тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгы урынына алмашка яңа тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгын бирү дәүләт техник күзәтчелек органына әлеге Кагыйдәләрнең 12.1 пунктында каралган тәртиптә тракторчы-машина йөртүче (тракторчы) таныклыгын бирү өчен дәүләт пошлинасын түләү турында мәгълүмат алынганнан соң гамәлгә ашырыла.

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 феврале, 13:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International